Кузкеевская сельская библиотека - филиал № 26

Мин тормышка гашыйк

Күзкәй китапханәсендә шагыйрә, 3 китап авторы Ямалиева Кәүсәрия белән "Мин тормышка гашыйк" дигән бик матур, җылы очрашу булды. Язучының тормышы һәм иҗаты белән танышканнан соң, сүз кунакка бирелде. Язучы үзенең тормыш юлын, шигырьләренең язылу тәртибен, фэн-шуй, нумерология турында бик мавыктыргыч итеп бәян итте. Катнашучылар үзләре дә язучының матур шигырьләрен яратып укыдылар. Очрашу чәй өстәле артында бик озак дәвам итте.