Кузкеевская сельская библиотека - филиал № 26

"Фәннур Сафин- моңлы шагыйрь"

Фәннур Сафин- нигездә, лирик шагыйрь. Аның шигырьләре үз замандашларының күңел кичерешләре, туган як турында лирик уйланулар рәвешендә кабул ителәләр. Шагыйрьнең лирикасына халыкчан тел бизәкләре, беркадәр моңсулык һәм сагыш белән өртелгән җылылык хас. Бу сыйфатлар аның “Сез кемнәр?”, “Күкчәчәк”, “Чәчәк гомере”, “Тынлык” исемле җыентыкларына кергән поэма һәм шигырьләренең  дә хис һәм кичерешләр эчтәлеген тәшкил итә. Ул балалар өчен дә яза. Балаларга атап язган шигырьләре һәм әкиятләре вафатыннан соң 1993 елда басылып чыккан “ Яңгыр малае” исемле җыентыгында урын ала.