Кузкеевская сельская библиотека - филиал № 26

"Десант писателей"

       Күзкәй китапханәсе каршында эшләп килүче “Хатирә” клубында чираттагы очрашу булды. Бу юлы кунакка соңгы елларда  китаплары укучылар тарафыннан көтеп алына, яратып укыла торган язучы  Зифа Кадыйрова, берничә китап авторы, Чаллыда бөек төзелешләр башланганчы ук шәһәр газетасы каршында оешкан “Ләйсән” әдәби берләшмәсенен иҗади мирасын  барлап( ул инде бу җәһәттән, җентекләп эзләнеп ,“Әдәби Чаллы” китабының дүрт томын әзерләп бастырып чыгарды)  берләшмәгә килгән яңа иҗат җәүһәрләрен  туплап яшәтүче  Муса Җәлил исемендәге шәһәр китапханәсе җитәкчесе Роза Хәмидуллина һәм “Көмеш төн” исемле шигырьләр җыентыгы авторы Айрат Шәйхетдинов  килгән иде