Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

60 лет вместе

 
#Биюрганскаябиблиотека#60летсовместнойжизни#поздравлениенадому#семья .
Авылларның иң зур байлыгы- аның тырыш, хезмәт сөюче һәм тынгысыз кешеләре. Туган авылын җаны- тәне белән яратканнар, тамырлары белән җиргә берекәннәр генә авылда яшәп кала. Шушы сыйфатларга ия кешеләребез Колыш авылында да бик күп. Зур хөрмәткә лаек шундый гаиләләрнең берсе- Бәшәрова Фәния һәм Хәкимҗан абыйлар.Шушы көннәрдә без бу парларның зөбәрҗәт туйларын билгеләп уздык. Колыш авылында 60 ел бер- берсенә терәк булып, балалар тәрбияләп үстергән, колхозда бик озак еллар тырышып эшләгән Фәния апа һәм Хәкимҗан абый Бәшәровлар гаиләсен бәйрәм белән котладык. Иң беренче итеп Тукай районы башлыгы Камил Рим улы Нәҗмиевның котлау хатын укып, изге теләкләрен җиткердек ,районның ЗАГС бүлеге, ветераннар һәм инвалидлар оешмасының котлауларын һәм бүләкләрен дә тапшырдык.