23 февраля-день защитника Отечества
23 февраль… Бу бәйрәмгә быел 100 ел !
Нарва һәм Псков янында немец басып алучыларын җиңү хөрмәтенә 1918 елның 23 февралендә Кызыл Армия көне бәйрәмен билгеләп үтү турында декрет чыгарыла. Соңыннан бу бәйрәм Совет Армиясе һәм хәрби диңгез Флоты көне итеп үзгәртелә. Ә хәзер берничә ел инде Ватанны саклаучылар көне буларак билгеләп үтелә. Россиядә элек –электән үк Ватанны саклаучы иң хөрмәтле һәм изге профессия булып саналган. Ватанга хезмәт итү ул - ул халыкның тыныч тормышын саклау, үз иленең намусын саклау.
Мәдәният йортына бүген барлык эшләребезне читкә куеп, тормыш ваклыкларын онытып торып күңелле ял итәргә җыйналдык. Бик матур бәйрәм булды: армия сафларында хезмәт итүче егетләребезнең әти- әниләрен зурладык,армия хезмәтендә булган солдатлар үз башларыннан кичергән кызыклы вакыйгаларны искә төшерделәр, солдат җырлары җырлап ,кызыклы уеннар белән рәхәтләнеп күңел ачтык. Гармунчыларыбыз-Фәйзенур Миннәхмәтов, Сәетнур Мөхәмәтшин,Хәмит Әхмәтов,җырчы егетләребез- Айрат Шайхулахметов, Илъяр Сабиров ,Рамил Ханнанов, Мисхәт Гыйлметдиновлар рәхәтләнеп солдат җырларын башкардылар, соңыннан биеп күңел ачтык.
Бәйрәм кичәсен бик матур итеп Рәхилә Фаттахова белән Элмира Ханнанова алып бардылар.
Илләребез тынч, күкләребез һәрчак аяз булсын!