Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Ветераны тыла

Без аның белән горурланабыз!
Әхмәтова Тәгъзимә Биктимер кызы1930 нчы елда Минзәлә районы Чебенле авылында дөньяга килә, авылда 4 класс белем ала. Балачагы, чәчәктәй яшьлеге сугыш чорына туры килгәнлектән тормышның ачысын да төчесен дә татырга туры килгән ; колхозның эш аты булгансыз, кайда гына булсагыз да җир җимертеп эшләгәнсез. “Өйдә бала-чага елап утырмый,” - дип, авыр эшне, еракларга чыгып китүне дә Тәгъзимә апа кебек ,яшь кыз балаларга кушканнар.
Урман кисәргә дә иң беренчеләрдән булып аларны җибәргәннәр. Үзләре кебек авыллардан килгән кызлар белән суык баракларда яшәп эшләгән көннәрне онытырлык булмады,-дие ул. Кыш көне чабата белән кар ерып, кул пычкысы белән утын кис әле син! Аларны бит рәттән кисәсе генә дә түгел, сортларга аерырга да кирәк: резонанс, шпала,баланс(самолет төзү өчен), утынга.   .Сугыштан соң, колхозда гомере буе төрле эшләрдә үзенең тырыш хезмәтен куеп, ире сугыш ветераны, мәрхүм Карәм абый Әхмәтов белән бик матур гомер кичерделәр.
Зирәк акыллы, тыйнак, тәмле сүзле Тәгъзимә апа- авылыбызның бик тә хөрмәтле кешесе. Балалары,оныклары белән гөрләшеп, аларга ислам тәрбиясе сеңдереп яши. Оныгы -танылган җырчы Илдар Әхмәтов белән бигрәк тә горурлана ул, "Әбием әкиятләре" җырын аңа атап җырлаганда шатлыклы күз яшьләрен тыя алмый.
Биш вакыт намазын калдырмыйча илгә-көнгә бәрәкәт, тынычлык теләп, балаларының кадерле әнисе, дәү әби, карт әбекәйләре булып ,улы Әнвәр, килене Сәрия янәшәсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә ак әбиебез.
Тәгъзимә әбекәйгә хәерле гомер, бәхет-шатлыклар, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек телибез. Кайгы-хәсрәткә бирешми, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларының һәм оныкларының игелеген күреп , рәхмәтләргә һәм рәхәтләргә төренеп, озак яшәргә насыйп булсын аңа . 

Фаянур Бәшәр кызы Ханнанова 1930 нчы елның 1 нче июлендә Минзәлә районы Колыш авылында дөньяга килгән. -Әтиебез сугышка китте дә юк булды, дип искә алды ул, ятим балачагын.Сугыш  авылның барлык- ир-атларын үзенә йотты шул, авылда безнең кебек бала-чага, яшүсмерләр, хатын-кызлар, сугышка яраксыз картлар гына калды. Шуңа күрә дә без , шул чактагы 12-13 яшьлек балалар колхоз эшенә җигелдек, яланаяк урак урдык, уракны тотарга өйрәнгәнче әллә ничә тапкыр бармакларымны кистем,әмма өйрәндем, дие Фаянур апа. 80 кызны, үгезләр җигеп (атларны да армиягә алдылар ул вакытларда)  Минзәлә ягына юл төзү эшенә җибәрделәр, бик авыр булды ул еллар, 300 хезмәт көненә , бушка эшләдек, шулай ук Курьяга баржадан ипи бушатырга да йөрек, шунда эшләп алган акчага әнкәй налоглар түләде дип сөйләде , Фаянур апа    .-"Ил белән күтәрдек, түздек, аллага шөкер, Җиңү килде. Шуннан тагын да рухланыбрак эшләдек. Сугыштан соң Колыш егете , мәрхүм Хисаметдин абый белән гаилә корып җибәрәләр, бик бәхетле яшиләр. "Күп яшәдем,ни арада картлык килгән диген инде?! Менә бит тиздән  95 яшемне дә каршылыйм,шөкер",-ди ул  елмаеп . Бүгенге көндә ул балалары ,оныклары белән гөрләшеп,   тормышның матурлыгына сөенеп яши. Аналарда гына була торган ягымлылык, җылылык бөркелеп торган Фаянур апа кебекләрнең фидакарьлеге белән килгән ул Бөек Җиңү.