Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Укытучы-олы юл башың, күзләреңне ачкан кояшың…

Укытучы-олы юл башың,

Күзләреңне ачкан кояшың…

Боерган авылында гомер итүче кадерле авылдашыбыз Гөлфирә Миннәхмәт кызын чын күңелебездән олы бәйрәме – 85 яшьлек юбилее белән тәбрик итәбез.Хөрмәтле кешебезне туган көне белән котларга Тукай районының ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Фаязовна, авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаязовналар да килеп, иң изге теләкләрен, күчтәнәч- бүләкләрен тапшырдылар.

Миннәхмәтова Гөлфирә Миннәхмәт кызы, 1940 нчы елда Боерган авылында туган, югары белемле укытучы- методист, 1960-1997 нче елларда Чебенле, Боерган мәктәпләрендә укытучы, укыту- тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән, авыл җирлеге рәисе булып җаваплы хезмәт башкарган Гөлфирә ханым- авылыбызның иң хөрмәтле кешесе. Ул 1 нче категорияле җитәкче(җитәкчелек стажы-20 ел),

“Хезмәт ветераны”,”ТАССРның 90 еллыгы” медалләре иясе, 2008 нче елда Татарстан Республикасы инвалидлар оешмасының Почет грамотасы белән бүләкләнгән,15 ел дәвамында авылның ветераннар һәм инвалидлар оешмасын җитәкләде.Бүген ул туганнары, балалары, оныклары, якын дуслары , күршеләре белән үзенең олуг бәйрәмен- олы юбилеен каршылый.  «Туган нигез, әниле газиз нигез... Туып үскән өйнең ишеген ачып керүгә, борынны тәмле пешкән ризык исе кереп кытыклый. Аллага шөкер, дип түргә атлыйсың. Әйе, рәхәт әниле булу, әниле йортка атлап керү!» - диләр кызлары  Гөлнур, Гөлшат, Розалар.
Менә шушындый матур, табигатьнең иң матур аенда , агачлар яфракка бөреләнгән, чияләр чәчәк аткан мәлдә балалары, оныклары, куршеләре Гөлфирә  апаны туган көне белән котларга дип төп нигезгә җыелдылар. 85 елда күпме сулар аккан да, күпме гомерләр узылган... Тормыш иптәше , гомер юлдашы Нуриман абый белән бергәләп тәрбияләп үстергән кызларын  югары  белемле итеп, үз тормыш юлларын табырга ярдәм иттеләр. Моның өчен өч кызы да иң кадерле кешеләре әти-әниләренә мең рәхмәтлеләр. Алты оныклары , тугыз оныкчык, барысы бергә -  26 кеше туган йорт бусагасын атлап керәләр. Искиткеч байлык, хөрмәт ич бу! Сөбханалла, күз тимәсен!  Гөлфирә  апа! Сине олы бәйрәмең белән ихлас күңелдән кайнар котлыйбыз. Дистәләрне дистәләргә кушып гомер йомгакларын сүтсәң дә, күңел матурлыгыңны саклап, җан аклыгыңны башкалар белән бүлешеп яши беләсең син. Сине шушы күркәм бәйрәмең белән котлап, иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Ходай биргән гомереңне сау-сәламәт булып, җан тынычлыгы белән, шатлык-сөенечләргә төренеп, балаларыңның күңел җылысын, хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәргә язсын. Бәйрәмең котлы, көннәрең кояшлы, гомерең озын, бәхетең мул булсын. Картлыгың тынычлыкта һәм муллыкта үтсен.

 Юбилеең, Гөлфирә апа, котлы булсын,
Телибез бәхет кенә.
Сөендерсен һәрбер көнең,
Шатлыклар килеп кенә.
Озын гомер бирсен  Ходай,
Кояш сиңа бирсен яктылык.
Барлык балаларың, оныкларың,
Китерсеннәр бары яхшылык.
Сезне хөрмәтләп ветераннар оешмасы  җитәкчесе  Флүзә Сәлимова