Дети войны /Сугыш урлаган балачак
#Биюрганскаябиблиотека#2025_Год_Защитника_Отечества#80лет_Победы. Дети войны / Дәһшәтле чор балалары / Сугыш урлаган балачак
2025 ел Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм нацизмга каршы көрәштә тынычлык һәм бердәмлек елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасында, әлеге игъланга кушылып, Ватанны саклаучылар елы башланып китте. Боерган авылы җирлегендә яшәүче дүрт тыл ветеранына район җитәкчелеге тарафыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына медальләр, чәчәк бәйләмнәре белән истәлекле бүләкләр бирелде. Еллар үткән саен сугышта катнашкан ветераннар гына түгел, хәтта аның ачысын татыган сугыш чоры балаларының да саны кими бара , шуны исәпкә алып, җирлегебездә яшәгән сугыш чоры балаларын китапханәгә кунакка чакырдык. Кичәбезне " Сугыш урлаган балачак" дип атадык. Дәһшәтле чор балалары рәхәтләнеп аралаштылар, сөйләштеләр, һәркемнең үз язмышы һәм гомере буена саклап йөрткән үз хәтер-хатирәләре бар икән. Аларның бала чаклары булмаган диярлек, чөнки алар сугыш чоры балалары. Ятимлек ачысын да татыганнар, ачлык белән дә күзгә-күз очрашканнар. тик тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, алар сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам итә. Ә күңелләрендә бер генә теләк: «Сугышлар кабатланмасын». Һәркайсына исәнлек-саулык теләп, “шулай булсын иде” дип мин дә кушылам һәм үземне якын кешеләре кебек кабул иткән, күз яшьләре белән балачак хатирәләрен яңарткан, язмышлары белән уртаклашкан өчен кадерле ветераннарыбызга аерым рәхмәтемне белдерәм. Татарстан Республикасының атказанган көнкүреш хезмәткәре, "Яран гөл" фольклор ансамбле вәкиле Гөлсәрия ханым Сәхәбиеваның "Сугыш чоры балалары без" дип аталган шигырен , апа- абыйларыбыз, күз яшьләре белән тыңладылар. Һәр уздырган чарада эчтәлекле әсәрләр белән чыгыш ясаган, бәйрәмнәребезне бизәгән, җан өргән Гөлсәрия апага чиксез рәхмәтлемен. Авылыбыз гармунчысы Нурияз әфәнденең өздереп гармунда уйнавын, Рәфидә Фатыхованың җырларын кунаклар бик яраттылар. Онытылмаслык мизгелләрне фото, видеоларга төшереп, тарихка кертеп калдыручы Илүзә Гыйлметдинова булды. Бәйрәмебез кунакларын хөрмәт итеп ,матди ярдәм күрсәткән "Ихластан" җитештерү предприятиесе җитәкчесе Арсланов Ирек Айрат улына, "Кояшкай" шәхси кибет хуҗасы Фаттахов Илнар Әзһәр улына чиксез рәхмәтләремне юллыйм. Бәйрәм уздыруырга хәер- фатихасын биргән Боерган төп белем бирү мәктәбе директоры Гүзәл Валиәхмәтовага, балаларны оештырып очрашуга алып килгән укытучы Айсылу Муллануровага рәхмәт. Кунакларга тәмле ашлар пешергән уңган пешекче Лилия Хаматова, өстәлләрне зәвык белән бизәгән, кунакларны сыйлаучы кызларыбыз- Лилия Нуруллина, Рәмзия Гарипова, Земфира Габдуллиналарга бик зур рәхмәт.
Бәйрәмебездә Тукай районы ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе Фәйрүзә Вазеева һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Минаковалар да катнаштылар, изге теләкләрен җиткереп, апа- абыйларны китап- бүләкләр белән дә сөендерделәр.
Флүзә Салимова, ветераннар оешмасы җитәкчесе.