Педагог- журналист
Мәркәзебездән килгән кадерле кунак
Бүген авыл китапханәсендә , Боерган авылында туып үскән танылган журналист Рәсимә ханым Сибгатуллина белән очрашу булды . Рәсимә ханым күпкырлы, зыялы шәхес: ул балаларны яратучы мөгаллимә, Татарстан телевидениесендә балалар белән эшләү өлкәсен алып баручы, "Ватаным Татарстан", " Татарстан хәбәрләре" газетасы хәбәрчесе булып олы хезмәтен куйган. Соңгы елларда "Мәдәни җомга" газетасында бүлек мөдире вазифаларын алып барган журналист . Боерган мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Мөдәрис кызы җитәкчелегендә очрашуга килгән тугызынчы сыйныф укучылары Рәсимә ханымның тормышы, иҗаты турында сөйләгәннәрен йотлыгып тыңладылар. Рәсимә ханымга мин, чын мәгънәсендә, сокланып утырдым. Татар телендә саф сөйләшүе, дикторларныкы төсле куелган дөрес тавышы, һәр сүзен үлчәп һәм уйлап кына әйтүе, фикерләү рәвеше - барысы да игътибарны җәлеп итте. Журналист буларак милләт, сәясәт, татар тарихы темаларына күп кенә танылган шәхесләр белән тәфсилле әңгәмәләр үткәрүе турында бик кызыклы мизгелләрне искә алды ул."Мәдәни җомга" газетасы битләрендә Боерган авыл кешеләре турында да бик күп кызыклы да да гыйбрәтле дә булган язмалары басылды. "Тол хатыннар шайтан таягы нәселеннән" дигән язмада авылдашыбыз уңган, белекче Нәгыймә әби турында язылган, "Җиллекәй"язмасында гаҗәеп әбекәй язмышы , "Иясез шатлык" язмасында Әхмәтгәрәев Мирзанур абыйның бер янчык акча табып та, тиененә дә кагылмыйча иясенә тапшыруы турында, авыл халкына тәмле ипекәйләре, токмачлары, тәмле өчпочмаклары белән тирә- якта дан казанган "Ихластан" предприятиесенә нигез салган ,мәрхүм авылдашыбыз Айрат Арсланов турында да укырга мөмкин .Озак еллар яратышып кавыша алмаган парлар турында да кызыклы язмалары бар.(аның барлык язмалары китапханәдә саклана) Безнең өчен иң кадерлесе , әлбәттә, Рәсимә ханымның авылыбыз турында язган шигыренә язылган җыр.Җырның сүзләрен язып куям. Бу җырны авылдашыбыз Заһирә Юныс кызы өйрәнеп халыкка җиткерде, зур рәхмәт аларга.
Боерган авылы турында җыр
Рәсимә Сибгатуллина сүзләре
Тәслимә Низами көе
Елга-күлләр Чулман суның
Кочагына җыелган.
Тирә-күрше авылларны
Сыендырган Боерган.
Кушымта:
Дулкын,Чишмә моңнары да
Үзәкләрне өзәрлек.
Безнең Боерганда гына
Җан җылытыр гүзәллек.
Кушымта шул ук.
Кама аша күз кысыша
Егет тавы, кыз тавы.
Дулкыннарда кайнар сөю
Язмышлар сулкылдавы.
Кушымта шул ук.
Ижау, Идел, Ык кушылган
Игәт тау итәгендә.
hәркемнең үз утравы бар,
Бездә hәркемдә көймә.
Кушымта шул ук.
“Балам” дип эндәшә сыман
Әти утырткан таллар.
Сагынсам да сирәк кайтам,
Җанымда – сагыш- ярлар.
Бик эчтәлекле, кызыклы, кирәкле очрашу булды. Туган авылын өзелеп яратучы, аның халкына, тарихына ихтирам белән караган Рәсимә ханымның бик олы бер хыялы бар. Боерган авылы тарихы китабын булдыру.Хыялларыбызның чынга ашуын күрергә язсын!Безнең укучыларыбызны ихтирам итеп , ерак юлларны якын итеп килүе өчен аңа бик зур рәхмәт. Авыл җирлегендә тере каләм ияләре белән очрашу көн саен була торган вакыйга түгел. Язучы-журналист авызыннан чыккан һәрбер сүз , фикер безнең өчен кадерле.
Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкарь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару-зур горурлык!
Флүзә Салимова, китапханә мөдире.