Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Мама солдата

Батыр Солдат әнисе

Бүген авылдашыбыз, "Кызыл Калфак" балалар бакчасында озак еллар кече тәрбияче булып эшләгән, олы хөрмәткә лаек, уңган ханым- Хәтирә Мулланур кызы Билалованың күркәм юбилее!Без аны гомер бәйрәме белән чын йөрәктән котлыйбыз, сәламәтлек, җан тынычлыгы , хәерле озын гомер телибез!

Хәтирә апаны бәйрәме белән котларга барлык туганнары,якыннары дуслары килде . Әмма иң шатлыклы мизгелләре-сугышта яраланып, Саратов госпиталендә дәваланган батыр улы Илгизәрнең гаиләсе- хатыны,  балалары белән кайтып керүләре нур өстенә нур булды. Әниләренә  кочагы белән чәчәк тоттырып, күчтәнәчләр төяп кайткан тәрбияле балаларың булу- үзе бер куаныч!Хәтирә апаның шатлыгы- авылдашларның да уртак шатлыгы. Хөрмәтле ханымның тормыш юлы,башкарган хезмәте тирән ихтирамга лаек.Балалар бакчасында эшләгән елларын шулкадәр яратып, сагынып сөйли ул.

Балалар бакчасында кече тәрбияченең хезмәте аеруча җаваплы һәм авыр дип уйлыйм.Ул өлкән тәрбияченең  һәрчак уң кулы. Аннан башка табында кайнар аш та булмый, өйгә кайтканда алына торган “куян күчтәнәчләре” дә әзерләнми. “Кызыл Калфак” балалар бакчасында 30 елдан артык кече тәрбияче булып эшләп, лаеклы ялга киткән Хәтирә апа Билалова әнә шундый алыштыргысыз белгечләрнең берсе.Нәниләрне үз сабые сыман яратучылар гына бу хезмәтне башкара аладыр. Хәтирә апа – йомшак телле, итагатьле, нәниләрнең күңеленә ачкыч таба белә торган тәрбияче. Минем үземнең дә ике балам шушы балалар бакчасында тәрбияләнеп үстеләр. Бакчага беренче көн генә килгән, елап торган баланы алдына утыртып сөеп- яратып, әллә нинди матур сүзләр әйтеп юатыр, кызыклар ясап көлдерә иде. Балалар да , ата- аналар , хезмәттәшләре - аның иң якын дуслары булды. Аны һәммәбез хөрмәт иттек, чын күңелебездән яраттык, балаларыбызны тыныч күңел белән ышанып тапшыра идек. Гомер юлдашы, мәрхүм  Илдус абый белән гаилә корып, 3 ир балага белем һәм тәрбия бирергә дә өлгергән бу затлы ханымга кем генә сокланмаган икән? Сер түгел, бик авыр вакытлары да булды Хәтирә апаның. Дөньялар болганып торган чакта 3 улы да Совет Армиясендә хезмәт итте, күпме йокысыз төннәр, хат көтүләр...Тормыш булгач, югалтуларсыз да булмый шул: әти-әнисе, бертуган апасы, гомер иткән ире, газиз бәбекәе-арада иң уңган, иң акылы уртанчы улы,  Илдарсыз калу..Хәтирә апа үзендә яшәргә көч тапты. Балалар бакчасындагы хезмәттәшләре,яраткан эше, янындагы балалары, оныклары аның иң зур терәге булдылар.Ул беркайчан зарланмады, үтә дә сабыр, тыйнак булып яшәде.Әмма язмыш тагын бер олы сынау әзерләгән икән...Илдә махсус операция башланып, кече улы Илгизәрне сугышка алдылар. Тагын борчулы көннәр, төннәр башланды.

1980 нче елның 4 нче апрелендә дөняга аваз салган кече улы Илгизәр урта мәктәпне тәмамлагач, 1999-2001 нче елларда Мурманскида армияда хезмәт итә. Тырыш егет аннан сержант званиесе белән кайта.Яраткан кызы  Энҗе белән гаилә корып җибәрәләр, ике улларын тәрбияләп  яшиләр.Чаллы шәһәрендә татпроф заводында бик яхшы итеп  эшли башлый.
Илдә махсус хәрби операция игълан ителгәч, 2022 нче елның  октябрь аенда Илгизәр Билалов заводта иң беренчеләрдән булып  мобилизацияләнә.  Украинада барган махсус операциядә катнаша, Луганскида взвод командиры булып хезмәт итә.  Батыр егет үзенең хезмәтләре өчен " За воинскую доблесть"2 степени медале  һәм аеруча тырышлыгы өчен мактау грамотасы белән бүләкләнә. 2023 нче елның августында аңа Россия Федерациясе президенты Указы нигезендә "Жуков" медале тапшырыла.

(Медаль Жукова учреждена Указом Президента РФ от 9 мая 1994 года №930. Награждаются ею военнослужащие за отвагу, самоотверженность и личное мужество, проявленные в боевых действиях при защите Отечества и государственных интересов Российской Федерации, за особые отличия при несении боевой службы, боевого дежурства и при участии в учениях и манёврах, за отличные показатели в боевой подготовке.)

Шушы көннрдә генә Илгизәр Илдус улына  тагын бер дәрәҗәле хөкүмәт бүләге тапшырачаклар ! Акчасы кайтты, медале кайтып җитмәде, көтәбез,диде ул шаян елмаеп. Сугышчы солдатның туганнары, якыннары белән гөрләшеп, рәхәтләнеп сөйләшеп утырдык.

 

 

Илгизәрнең якын бабакае-  Бөек Ватан сугышы ветераны Мулланур абый Гараевны да искә алдык. Сыңар аяк белән сугыштан кайтып, 5 балага гомер биреп, аларны тәрбияләп үстергән ветеранның исеме дә югалмас. Илне сакларга алынган оныклары аның йөзенә кызыллык китермичә, илебезнең данлыклы, батыр егетләре булып яшиләр.Авыр сугышларда, катнашып, батырлык үрнәкләре күрсәткән авылдашыбыз белән горурланабыз! Шундый батыр егет үстергән Хәтирә апа Билаловага башыбызны иябез! Үрнәк әни, кадерле, сөекле әбекәй булып, җан тынычлыгында, балаларының кадер- хөрмәтендә озын - озак яшәргә насыйп булсын аңа! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын! Боерган ветераннар оешмасы рәисе Флүзә Салимова.