Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Наши юбиляры

#Биюрганскаябиблиотека#Советветеранов#ЗАГС. Россия Президенты Владимир  Путин тарафыннан игълан ителгән  Гаилә елы ахырынаякынлаша. Гаилә – дәүләтебезнең, илебезнең нигезе. Һәр гаиләнең үз традицияләре, гореф- гадәтләре бар.Гаилә ул- тугрылык,хөрмәт,бәхет һәм күңел тынычлыгы чыганы. Шунысы куанычлы, авылыбызда озак еллар буе парлашып, тәрбияле балалар үстергән гаиләләребез шактый.  Ел дәвамында, җирлектә яшәгән шундый  матур парлар белән кызыклы очрашулар да уздырылды.  Һәр елдагыча, быел да без юбиляр парларны  котлауны районның теркәү (ЗАГС)  бүлеге җитәкчесе Эльвира Ринатовна, район ветераннар һәм инвалилар оешмасы җитәкчесе Фәйрүзә Фаязовна  һәм авыл җирлеге башлыгы Гөлүзә Гаязовналар  белән бергәләп оештырдык. Алдан ук аларга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Тулырак моннан укыгыз:

Кеше тормышы- ачылмаган серле китап. 2024 нче ел дәвамында,  авылыбызда яшәгән матур гаиләләрдә кунакта булып, аларны бәйрәмнәре белән котлап, бүләкләр тапшырдык, сәламәтлек һәм бәхетле тормыш теләдек.

Колыш авылында гомер кичерүче   тыл ветераны , оста пыялачы Шаһелгараев  Мулланур абый белән олы йөрәкле, уңган ханым -Камал апалар 70 ел бергә яшиләр! Аларның бер- берсенә булган ихтирамы сокланырлык.  55 ел  парлап гомер кичерүче оста куллы , эшчән Муллануров Мирзанур белән  “Ана даны” медале иясе Халисә апаларның бергәләп үстергән тәрбияле балалары , оныклары -барыбызга да үрнәк! 50 ел гомер кичерүче парлар- югары категорияле тәрбияче, белемле- зирәк Римма ханым  һәм  техника белгече Рәшит Габдуллиннар, сабыр- зыялы, уңган- тыйнак Хөршидә ханым белән  танылган игенче ӨлфәтГалиевлар, күркәм холыклы, затлы Флүзә ханым  һәм 3 нче дәрәҗә “Хезмәт даны” ордены иясе  Гаяз Гараевлар,  Россия Федерациясенең « За трудовую доблесть» медале иясе Мөслимә ханым  һәм  “ За трудовую доблесть” медале иясе Әсгат Сабировларның тормыш китаплары бик эчтәлекле һәм кызыклы.Гаиләләребезгә иминлек,сәламәтлек,тигезлек, матур парлы тормыш һәм оныклар игелеге телибез!

Флүзә Салимова. Боерган башлангыч ветераннар һәм инвалидлар оешмасы рәисе, китапханә мөдире.