Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

У войны не женское лицо

Аны хезмәт чыныктырды.
3 нче февраль көнне Таулар авылында гомер кичерүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәүзия Габдрахман кызы Сәлимова үзенең туксан биш яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
–Хөрмәтле Фәүзия апа, авыр сугыш елларында тылда үз-үзегезне аямыйча тырышып эшләвегез, колхозда куйган авыр хезмәтләрегез өчен без сезгә рәхмәт әйтергә килдек,- дип сүзен башлады очрашуга килгән Тукай муниципаль районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илфак Шаил улы Бариев. Ул шулкадәр җылы , ягымлы һәм матур итеп , Фәүзия апага ныклы сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхетле имин тормыш теләде. Балалары,оныклары турында сорашып, Рәсәй Президентының шәхси котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Боерган авылы җирлеге башлыгы Гөлүзә Минакова да изге теләкләрен юллады,истәлекле бүләкләр белән котлады..Фәүзия апаның яныннан бер минутка да китмичә, һәчак хәлен белешеп, карап тәрбияләп торган балалары, күршеләре , Таулар авылы клуб мөдире Илүзә Гыйлметдиноваларның ихлас теләкләре бәйрәмебезгә ямь өстәде.Фәүзия апаның һәрчак хәлен белеп, кирәкле дарулар белән тәэмин итеп торучы, тәннәрен дә җаннарын да дәвалаучы авыл фельдшеры Нурсания Мифтахованың игелекле гамәлләренә сокланабыз.Бүгенге көндә сәламәтлеге начар булган, ярдәмгә мохтаҗ Фәүзия апаның һәм балаларының Нурсания ханымга рәхмәтләре чиксез.
Бүгенге истәлекле көндә без Фәүзия әбекәйнең катлаулы гомер юлын да искә алдык.1928 нче елның 2 нче февралендә Таулар авылында дөньяга килеп, әти-әни канаты астында 5 бала гөрләшеп үсеп ятканда, күңелләрне яралап, ваемсыз балачакны урлап, дәһшәтле сугыш башлана.Фәүзия кызчыкның да әткәсен , сугышның беренче көннәреннән үк армияга алалар. Әнкәләре кулында биш бала өелеп кала.Авылда эшкә яраклы ир-атлар бик аз калу сәбәпле, өлкәннәр, яшүсмерләр, балалар колхоз эшенә җигеләләр.12 яшьлек Фәүзия апага да 50 хезмәт көне эшләргә әмер бирелә, эшләмәсәң төрмәгә озатабыз, дип янаганнары бүген дә исемдә дие ,ул.Тиздән аны Киров өлкәсенә торф чыгарырга җибәрәләр, аннан кайткач, Сарсаз урманына агач хәзерләргә озаталар.Арыш, алабута ипие ашап җан сакладык,-диеп искә ала ул елларны Фәүзия апа.Сугыш бетеп, тормышлар бераз рәтләнгәч Мәсгут абый белән гаилә корып җибәрәләр, 6 балага гомер биреп, менә дигән уллар-кызлар тәрбияләп үстерделәр.Гомере буе колхозда сыерлар савып, алдынгы колхозчы исемен йөртте, тыйнак, сабыр, зирәк Фәүзия апабыз. Кызганыч, гомер юлдашы -гармунчы, җырчы Мәсгут абый инде вафат.Әмма, куанычка каршы, балалары бик тә тәуфыйклы, эшчән булдылар, бүген ул аларның барлыгына сөенеп, оныкларына сокланып гомер кичерә.
Фәүзия апа бүген, туксан биш яшен тутырганда , яраткан балаларының таянычы, кадерлесе, туганнарының хөрмәтле, үрнәк өлгесе булып гомер көзенә аяк баса. . Ана даны медале иясе, тыл ветераны Фәүзия апа, сугыш чоры балаларына, тыл ветераннарына кадер-хөрмәт күрсәткән, аларның игелекле хезмәтләрен онытмаган җитәкчеләребезгә олы рәхмәтләрен дә җиткерде.
Боерган башлангыч ветераннар оешмасы җитәкчесе , китапханәче Флүзә СәлимовПоздравление на дому ветерана тыла Салимову Фавзию.