Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Золотая нить добра и сострадания

Без бүген авылның "Кояш" кибете директоры Илнар Фаттахов күчтәнәч итеп биргән бүләкләрне алып, Кыш бабай(Разим Гыйлметдинов) һәм Кар кызына (Илүзә Гыйлметдинова) ияреп, физик мөмкинлекләре чикләнгән, урын өстендә генә ятучы апа- абыйларыбызның хәлләренә белергә, Яңа Ел бәйрәме белән котларга дип юлга чыктык.
Быел 95 яшен тутыручы Фәүзия апа Сәлимова, гомере буе терлекчелектә тырыш хезмәтен куйган Гөлфия апа Сәетова, 16 ел буе колхоз рәисе булып эшләгән, авыл йортларына газ керткән, юллар төзеткән, Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рафис абый Фахразиев,Колыш авылы фельдшеры,ягымлы, зирәк, китап укырга яратучы апабыз- Дөрия апа Фәрваевалар безне бик шатланып каршы алдылар, күчтәнәчләре өчен Фаттаховлар гаиләсенә рәхмәтләрен юлладылар. Һөнәрле, эшчән Фаттаховларның даны һәрчак югары булды. Легендар бригадир, сугыш ветераны, Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак орденнары,бик күп медальләр иясе, Мәскәүдән Берлингача барып җиткән Кираметдин ага Фаттахов, кино хезмәте күрсәтү өлкәсендә тырыш хезмәтен куйган, сабыр, күркәм холыклы Әзһәр абыйларның рухлары тынычтыр. Аларның дәвамчылары- Илнар Фәттахов изге күңелле, мәрхәмәтле, юмарт булуы белән халык арасында абруй яулады.Тормыш иптәше Людмила белән 3 бала тәрбияләп үстерәләр, үз эшләрен булдырып бергәләп, киңәшләшеп, авылның иң үрнәк гаиләсе булып яшиләр. Собханалла, күзләр тимәсен! .
Халкыбызда элек-электән ятимнәргә, гарипләргә, язмыш кимсеткән кешеләргә
карата аерым бер гадәт яшәп килә. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр.,
кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр. Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.