День матери
25 нче ноябрь көнне "Акчарлак" мәдәни ял үзәгендә Әниләр бәйрәме уңаеннан"Әнием-кадерлем" дип аталган очрашу уздырылды.Бәйрәм узачак залга алдан ук "Ноябрь аеның соңгы якшәмбесе- Әниләр көне", "Китапларда - халкыбызның күңел бизәкләре" дип аталган китап күргәзмәләре ясап куелды.Күргәзмәгә куелган китаплардан, бу бәйрәмнең тарихы да, Республиканың мәшһүр хатын - кызлары , әниләр хакында мәкаль һәм әйтемнәр турында да мәгълүмәт алырга мөмкин иде. Шулай ук без күргәзмәгә язучыларыбызның әниләр турындагы әсәрләрен һәм "Якты юл" газетасында авылдашларыбыз хакында язылган язмаларны да урнаштырдык. Бәйрәмебезне "Әнием-кадерлем" дип атадык, күп бала үстерүче , авылның үрнәк гаиләләрен- Шамиловлар, Габдуллиннар, Әхмәтовлар, Хаҗиевларны кунак итеп чакырдык. Әниләр үзләренең яраткан кызлары белән төрле кызыклы биремнәрдә катнаштылар: гаиләләренең яраткан ризыкларын яңача итеп тәкъдим итү, матур итеп рәсем ясау, мода күрсәтү, төрле халыкларның биюләренә осталыкларын да күрсәттеләр. Кичәне җиренә җиткереп, гаҗәеп кызыклы итеп мәдәният йорты директоры Эльмира Ханнанова һәм сәнгать җитәкчесе Рәфидә Фатыхова алып бардылар.Бәйрәмебез уеннар, җырлар белән үрелеп, бик озак дәвам итте. Бәйрәмне йомгаклап авыл җирлеге башлыгы, тормыш иптәше Илнур белән 4 бала тәрбияләп үстерүче, уңган, тырыш Әни- Гөлүзә Гаяз кызы барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп, әниләр бәйрәме белән котлады,иң изге теләкләрен җиткерде.
25 ноября в МФЦ "Акчарлак" прошла конкурсно-игровая программа «Мама – жизни моей начало», посвящённая Дню Матери. Работники культуры Э.Р.Ханнанова, Р.А.Фатыхова, Ф.М.Салимова постарались сделать это мероприятие незабываемым и интересным. В сопровождении весёлых мелодий дети вместе со своими мамами дружно участвовали в конкурсах «Хозяюшка», «Я помню образ твой», «Мода», «Моя мама самая, самая», отвечали на шуточные вопросы викторины. В течение всей игровой программы звучали самые добрые, нежные слова о мамах. Красочная презентация помогла создать праздничное настроение. В завершение игровой программы дети прочитали трогательные стихотворения о маме. К празднику посвященному Дню матери, была оформлена красочная книжная выставка–поздравление «Нет на свете ближе и роднее», которая не осталась без внимания. После встречи гости поделились своими впечатлениями за чашечкой чая! Праздник удался! Несмотря на холодную погоду, каждый в душе унес частичку тепла.
Флюза Салимова