Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Помощь рядом

Боерган авыл җирлегендә 3 көн дәвамында #Помощьрядом#Ярдәм янәшә" акциясе уздырылды. Солдатларыбыз өчен кирәк- яраклар җыелды.Авылдашларыбыз- олысы- кечесе, һәммәсе дә бик актив катнаштылар.1941 нче елда туган, сугыш чоры баласы, хезмәт ветераны, комсомолка Мөслимә апа Сабирова үзе бәйләгән, дистәгә якын оекбашлар алып килде.Без дә үз чиратыбызда аңа олы рәхмәтләребезне әйтеп, Комсомол туган көн белән котладык.Ул үзенең яшьлек истәлекләре белән дә уртаклашты.-"Комсомолга керү өчен кичтән үк Минзәләгә барып кундык, төне буе Устав ятлап, иртән имтихан бирдек.Авылга бик шатланып кайттык, хәл белергә күрше Зифа әби дә керде.И хәерче, комсомол булып йөрисеңме, дип әйтте.Әмма ул сүзгә бер дә кәефем төшмәде, гомер буе горурланып Комсомол булып йөрдем"- дип сөйләде.29 октябрь- Комсомол туган көне)))
Комсомол туган көн яшьлеген комсомол белән бәйләгән һәркемнең, гомумән, безнең барыбызның да иң күңелле бәйрәмнәренең берсе булып кала бирә, бәйрәм белән сезне!