Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Блины (Мич коймагы)

#Боерганкитапханәсе. 2022 нче ел илебездә "Халык сәнгате һәм мәдәни мирас"елы дип игълан ителде.Шул уңайдан, ел башыннан ук авылыбызның йолаларын, гореф- гадәтләрне барлый башладык, кул эшләре, аш- су осталарын барлап, алар белән белән очрашулар билгеләдек .Шул уңайдан,28 нче апрель көнне китапханәнең якын дусты -Әлфия Салихова йортында, "Яран гөл" шөгыль клубы членнары катнашында "Мич коймагы пешерү серләре "дип аталган кичә уздырылды.Гомере буе савымчы булып эшләгән Әлфия апа аш- суга да бик оста. Ул катнашучыларга мич коймагы пешереп күрсәтте, коймак пешерү серләре белән дә уртаклашты.Кияү, килен коймагы, кода- кодагыйлар мөнәсәбәте турында, авылыбыз йолалары турында җанлы әнгәмә булды.