Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Рукодельница нашего села

Кул эшләрем- күңел көзгесе

Авылдашыбыз, озак еллар буе колхозда савымчы булып эшләгән, соңгы елларда балалар бакчасында пешекче булып хезмәт куйган уңган , тырыш, изге күңелле  Тәслимә апа Гыйльметдиновада кунакта булып, аның кул  кул эшләре белән таныштык. Элегрәк ул җепләр белән чигү чиккән булса, хәзер бисер белән  эшли. Кол Шәриф мәчете күренеше, шамаил,пар күгәрченнәр, чәчәкләр гөлләмәсе чигелгән картналардан  аның җан җылысы бөркелеп тора.Шул арада бер кочак аллы- гөлле башмакларын да тезеп куйды,янында гына Көръән китаплары, догалыклар тора... Намаз тәртипләрен дә, догаларны да белә , собханалла!  Халык мәдәнияте ул-милләтебезнең йөзе, рухи хәзинәсе, җәмгыятьнең байлыгы .Безнең авылыбызда зур күргәзмә залларын бизәрлек картиналар, чигешләр бар.Саф чишмә суыдай саркып чыккан күңел җәүһәрләребезне яшь буынга тапшыру, аларны өйрәтү- безнең бурыч.Бердәнбер үрнәктә булган авторлык эшләре бик югары бәяләнгән  чорда безнең апа-абыйларыбызның кул эшләре югалмас.