Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Туган тел сакчысы

#Биюрганскаябиблиотека 
#Годродныхязыковинародногоединства 
#Мензелинскийдоминтернатдляпрестарелыхиинвалидов 
#Встречаспоэтессой 
Минзәлә шәһәре картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче якташыбыз, шагыйрә Салисә Гәрәева белән очраштык, хәлләрен белештек, күчтәнәчләр илттек. Бик шатланып каршы алды, рәхәтләнеп аралаштык 

Салиса Гараева – автор многих поэтических сборников. Она член Союза журналистов СССР с 1975 года, член Союза писателей СССР с 1982 года, ветеран труда, заслуженный работник культуры Республики Татарстан, родилась 6 ноября 1938 года в деревне Тулубаево Мензелинского района Татарскай АССР в семье колхозника. После окончания в 1956 году Кузкеевской средней школы, в 1958 году – Елабужского библиотечного техникума два года работала заведующей библиотекой в селе Калмия Мензелинского района. Шагыйрә һэм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда шул ук районның Кузкәй урта мәктәбен, 1968 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 
Туган телем! Кайнар каным булып, 
Тамырларда минем агасың. 
Һәм ят телле төрле башкалардан 
Аерасың татар баласын. 
Чал тарихның тиңсез бүләге син 
– Шигъриятең яңгырый ташлардан. 
Үлән булып ничә дистә гасыр 
Шытасың син шәһит башлардан!.. 
Үзгәрүчән , тик картаймый торган 
Мәңге яшәр гүзәл агач син! 
Җирдән, судан кабат бар буласың, 
Баш киселеп, илләр аугач син. ..Салисә Гәрәева