Биюрганская сельская библиотека - филиал № 23

Китапханәдә өр-яңа китап!

Китапханәдә- өр-яңа китап! 
Нәниләргә бишек җырлары,бармак уеннары.
Төзүчесе Лилия Дәүләтшина. Җыентыкта нәниләргә халкыбызның бишек җырлары, теләк-юраулары, бармак уеннары туплап бирелә. Китап балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән һәм ата-аналарга, балалар бакчалары тәрбиячеләренә тәкъдим ителә. ... 
Бармак уеннары сабыйлар усешендә зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә, «телен ачарга» ярдәм итә. Сабый әле бик кечкенә булганда, аның бармакларын сыйпарга кирәк, уч төбенә узегезнең бармагыгызны куярга мөмкин-ул үзенә күрә массаж була. Бала үсә бара, бармак уеннарына күчә алабыз, моның өчен безгә татар халык иҗаты ярдәмгә килер:): Бу бармак-бабай, Бу бармак-әби, Бу бармак-әти, Бу бармак-әни, Бу бармак-нәни бәби ... 
"Кызыл Калфак" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар ,матур тышлыктагы, эчтәлекле китап белән танышкач , тәрбияче Любовь Владимировна белән бергәләп, нәни бармакларына кечкенә генә уймаклар киеп бармак уенын уйнап та күрсәттеләр.