"Илдар Юзеев - яшьлек һәм батырлык җырчысы"
Татар дөньясы бөек шәхесләргә бик бай. Алар арасында үзенең күңел байлыгы белән халык күңелендә мәртәбәле урын алган шагыйрь, драматург Илдар Юзеев та бар. Быел Татарстанның халык шагыйре Илдар Юзеевның тууына 90 ел. Шул уңайдан Иштирәк авыл китапханәсендә әдипкә багышланган "Илдар Юзеев яшьлек һәм батырлык җырчысы" темасы астында китап күргәзмәсе оештырылды.