"Бәхеткә юл кайдан башлана?"
Ниһаять Иштирәк авыл китапханәсендә яраткан язучыбыз, Татарстан, Башкортостан һәм гомумән алганда Рәсәй халкының иң популяр китаплар авторы - Зифа Кадырова белән "Бәхеткә юл кайдан башлана" дип исемләнгән, бик җылы очрашу булды. Бу чарага авыл халкы, югары сыйныф укучылары һәм китап сөючеләр җыелды. Зифа Кадырова үзенең тормыш юлын, 48 яшендә каләмгә ничек үрелгәнен, үзенең иҗат җимешләре - әсәрләре турында бик кызыклы итеп сөйләде. Чарага килүчеләр язучыга бик кызыклы сораулар бирделәр. Иң кызыклы сорау бирүчегә Зифа Кадырова үзенең кул тамгасын куеп "Сагынырсың мин булмам" китабын бүләк итте. Очрашу бик эчтәлекле, матур, җылы мөхиттә үтте.