"Ул - безнең Иштирәк кешесе"
Иштирәк авылы мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, күпләгән китаплар авторы, Татарстан журналистлар союзы әгъзасы, атаклы журналист ёщм матбугат ветераны Илдус Гәрәй улы Илдархановның 75 яшҗлек юбилей уңаеннан җылы һәм эчтәлекле очрашу узды. Ул хәзерге заман татар спорт ;урналистикасына нигез салган кешеләрнең берсе. Республикабызның төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар килде.