“Шәһри Казан” газетасына 30 ел
Бу көнне, 30 ел элек чын мәгънәсендә халыкның үз газетасы булып танылган “Шәһри Казан”ыбызның беренче саны чыккан. Хәтерләсәгез, милли азатлык хәрәкәте киң җәелгән чор бу. Шау-гөр килгән еллар. Хәзер, өч дистә елдан соң, үткәннәргә борылып карап, бу бик кирәкле һәм бик тә вакытлы эшнең чишмә башында торган мөхәррирләргә, хәбәрчеләргә, коллективка олы рәхмәтебезне җиткерәсебез килә. Ярый әле, татар матбугатының тагын бер җигелеп тартыр атын тудырганнар. Халыкның мәнфәгатен кайгырта, аның белән бер аяктан атлап, бер һаваны сулый торган өр-яңа басмага нигез салганнар.