Өлкәннәр көне
Илебез буенча октябрь башында өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Өлкән кешеләр - безнең әти әниләребез, әби-бабайларыбыз. Шул уңайдан Түбән Суыксу авылы мәдәният йортында 1 октябрь көнне Өлкәннәр көненә багышланган концерт булып үтте. концерттан соң кичә өстәл артында дәвам итте.