Новотроицкая сельская библиотека - филиал № 15

"Тылсым чуклары"

Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. Халкыбызның матурлап, бизәп эшләнгән савыт-сабалары, күңел нурын сибеп чиккән сөлгеләре,  бизәкләп тукыган ашъяулыклары,  чаршаулары... Энҗе-мәрҗән белән чигелгән укалы калфак, бала итәкле күлмәк, тамбур белән чүпләмләп чигелгән алъяпкыч бүгенге көндә дә тиңсез хәзинә булып тора.

       Күп гасырлык тарихны сыйдырган милли киемнәр дә  -  татар халкының үткәнен бүгенгесе белән тоташтыручы байлык. Алар әби-бабаларыбызның йөзен чагылдыручы асылташлар булып балкый.

      “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле чигү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә  чигүче милләттәшләремнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм.

 Человечество всегда стремилось к красоте. Рядом с красотой стараешься быть добрее, добрее. Красота спасает нас от темных мыслей, защищает от зла. Наши бабушки и дедушки издавна стремились к красоте. Красочная, украшенная посуда, полотенца, украшения, постельное белье... Бесценными сокровищами и по сей день являются вышитые жемчугом стразы, платье с юбкой, обшитое тамбуром.

 И национальная одежда, которая вмещает многовековую историю, - богатство, связывающее прошлое татарского народа с сегодняшним. Они сияют, как подвески, отражающие облик наших бабушек и дедушек.

 ” У того, кто не знает прошлого, нет будущего",- гласит народная пословица. А народ говорит правду. Учитывая это, считаю важным, что наш народ изобрел оригинальные виды вышивки и знакомит наших соотечественников с рукоделием.