Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

"Мин тормышка гашыйк"

 

Шигърият-үзе бер дөнья. Рухи байлык бүләк итүче, туган ягы белән горурланып яшәүче, киң күңелле шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева, Мусабай-Завод авыл китапханәсенә очрашуга җыелган китап укучыларны, чыннан да серле дә, шаян да, һәм шул ук вакытта җитди дә шигырьләр дөньясына алып кереп китте. Кичәдэ шагыйрәнең шигырьләрен, моңлы тавышы белән үзенең башкаруында күңелгә үтеп керерлек җырларын тыңлап хозурландык. Һәрберебезнең күңелендә Рәзинә апа белән горурлану, аңа соклану хисләре туды. Онытылмаслык очрашу бүләк иткәне өчен зур рәхмәт аңа. Кичәбезне Рәзинә апа иҗат иткән Тукай районы гимны белән тәмамладык.