Мусабай-Заводская сельская библиотека - филиал № 14

О прошлом для будущего. День памяти жертв политических репрессий.

1991 елдан башлап, 30 октябрь – сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. 1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында СССРда барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән дип санала.Төрле елларда илдә барган сәясәт нигезендә административ тәртиптә репрессияләнгәннәрне тагын бер кат искә алу көне бу. Мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән миллионлаган корбаннарның язмышын хәтердә яңарту көне.

Шуны истә тотып Тукай районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Галиуллина Айсылу Сабит кызы ,күчтәнәчләр белән  Мусабай-Завод авылында гомер итуче,репрессия корбаны баласы Дәуҗия апа Мавлявиева янына килде. Аның тормыш көнкуреше белән танышты,хәлләрен сорашты. Дәуҗия апа буген тагын бер кат уткәннәрне искә төшерде,ул елларның кабатланмавын теләде. Куп авырлыклар курсәдә  язмышына риза булып яши өч бала әнисе.