Коррупции-нет
Мусабай-Завод авыл китапханәсендә «Коррупцияга-юк!” дигән исем астында мәктәп укучылары белән информацион сәгать узды.Укучылар белән җанлы әнгәмә корып,сорауларга җаваплар эзләдек.
Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Әйдәгез, уйланыйк һәм бергәләп илдәге тәртипсезлекләр белән көрәшик! Шулай булганда гына киләчәгебез өметле булыр