Добро без границ.(декада инвалидов)
1993 елдан 3 декабрь Халыкара инвалидлар көне итеп билгеләнде. Әлеге дата белән бәйле рәвештә декабрь башын инвалидлар декадасы итеп үткәрү традициягә керде. Без дә декада уңаеннан инвалидларны барладык. Бу көннәрдә аларга игътибар чыннан да арта. Төрле күңел ачу чаралары, акцияләр уздырыла, җәмәгать туклану урыннарында, матурлык салоннарында ташламалар, бушлай хезмәтләр тәкъдим ителә. Өйләреннән чыга алмаучылар янына социаль хезмәткәрләр барып, аларның өйләрен җыештыра. Инвалидлар турында без еш кына мөмкинлекләре чикле кешеләр дип әйтәбез. Ләкин алар арасында физик мөмкинлекләре чикле булса да, рух һәм йөрәк ныклыгы, ихтыяр көче булган кешеләр дә күп. Мусабай-Завод авыл җирлегендә яшәгән инвалидларның өйләренә барып,хәлләрен белешеп кучтәнәчләр биреп кайттык.