"Тукай - син кояшы халкымның"
Җирдә гүзәл яз гаме алып килгән апрель - сөекле шагыйребез Габдулла Тукай туган ай, шигърият ае. Тукайны илебездәге һәр милләт кешесе тирән ихтирам белән телгә ала, аның иҗатын өйрәнә. Безнең китапханәдә Габдулла Тукайның иҗатын һәм тормыш юлын яктырткан "Тукай - син кояшы халкымның" исемле китап күргәзмәсе оештырылды.