"Күршеләр бәйрәме"
Күршеләр белән кунакка йөрешү дөньяның үзе кебек үк бик борынгы күркәм йола. Быел дүртенче ел рәттән “Күршеләр көне” үткәрдек. Өстәл тулы тәм - том белән самавыр чәе эчтек, Курочкин Сергей пешергән тәмле пылау белән сыйландык. Таралышмый бик озак сөйләшеп утырдык, җырладык, биедек.
Алдагы елларда да кимеми генә, сафларыбыз ишәеп җыелышып утырырга насыйп булсын дип таралыштык.