"Күршеләр очрашуы"
Кешенең бәхете – яхшы күршедә диләр. Күрше ул туганың кебек якын кеше. Менә 3нче ел рәттән Мәләкәс авыл китапханәсе авылдашлары өчен кичке уен узгара.
Бәйрәм буласы урынны ир-егетләребез алдан ук үләннәрен чабып, чистартып әзерләп куйдылар. Кунаклар килгәнче чәчәкләр белән бизәп, өстәлләр, утырырга урыннар әзерләп куйдык. Өстәл тулы сый-хөрмәт, тәмле коймак, хуш исле бал белән самавыр чәе эчеп бик озак сөйләшеп утырдык, биедек, җырладык.
Киләсе елларда да исән-сау булып очрашырга насыйп булсын дип, оештыручыларга рәхмәтләр әйтеп кунаклар яхшы кәеф белән өйләренә таралышты.