"Ватан сакчыларына мәңгелек дан!"
9 май көнне Калинин авылында сугыш кырларында ятып калган авылдашлар истәлегенә төзелгән һәйкәл ачылды. Тантанада авылның бердәнбер тыл ветераны Виссарионова Анна Илларионовна катнашты. Һәйкәл төзүне үз өсләренә алган Геннадий һәм Анатолий Давыдовларга авыл халкы рәхмәтен белдерде. "Чәчәк куярга, бабайларыбызны искә алырга урын булды, балаларга, оныкларга күрсәтергә, аңлатырга була. Авылыбыз ямьләнеп китте. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын, шушылай тату яшик"-дип теләде тантанага килгән кунаклар.