"Бәйрәм белән, тыл ветераны!"
Җиңү бәйрәме алдыннан Мәләкәс авыл җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы тыл ветераннарын котладылар.
Авыл җирлеге башлыгы Юрий Васильев һәм мәдәният хезмәткәрләре тыл ветераннарына ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Тукай муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Мәләкәс авыл җирлегенең башкарма комитеты һәм депутатлары исеменнән бүләкләр тапшырдылар.