Мелекесская сельская библиотека - филиал № 13

"Районым - горурлыгым"

20нче апрель районыбызга бөек Тукай исеме бирелүгә 45 ел тулды. Аның бай тарихы һәм данлы үткәне бар. Китапханә мөдире Лидия Фәртдинова укучы балаларны районыбызның тарихы белән таныштырды, аның хезмәт сөючән батыр уллары һәм кызлары хакында сөйләде. Без туган төбәгебез - Тукай районының киләчәге якты һәм өметле булсын иде дигән теләктә калабыз.