Мелекесская сельская библиотека - филиал № 13

"Күңелем түрендә авылым тарихы"

Мәләкәс авылында «Күңелем түрендә авылым тарихы» исемле шәҗәрә бәйрәме булып узды. Тамашачылар шушы җирлек составында булган 5 керәшен авылы: Мәләкәс, Иске Җирекле, Яңа Җирекле, Калинин һәм Куаклы авыллары тарихы белән танышты. Мәләкәс елгасы ярларына борынгы бабаларыбыз кайчан килеп урнашкан, бу төбәктә кемнәр яшәгән, алар ни белән шөгыльләнгән, бу авыллар ни өчен шулай аталган? – дигән сораулар белән кызыксынган һәркем үзенә җавап тапты. 
Мәләкәс авылы тарихын тирәнтен өйрәнүче авылдашыбыз Роза Середенинаның(Евдокимова) киләчәктә авыл тарихы турында китап чыгару теләге булуын белдек. 
 «Питрау» фольклор коллективының балалар төркеме күңелләргә үтеп керерлек итеп әби-бабаларыннан калган гореф-гадәтләрне күрсәтте, җыр-моңнары, чын керәшенчә итеп  типтереп биюләре белән килгән кунакларны таң калдырды.