"Изге Покрау"
Керәшен халкының олы бәйрәмнәренең берсе - Покрау. Бу бәйрәм көзге уңышларны җыеп, бакча эшләре тәмамлангач үткәрелә. Покрау белән бәйле булган гореф-гадәтләр, төрле сынамышлар турында әбиләр мавыктыргыч итеп сөйләделәр. Бәйрәм киче телеңне йотарлык тәмле покрау пируклары, һуш исле чәй, халкыбызның моңлы җырлары белән үрелеп барды.