"Нәүрүз."
Нәүрүз – төрки һәм фарсы телле халыкларның бик борынгыдан килгән бәйрәме. Ул - яз бәйрәме, көн белән төн тигезләшкән вакыт.
Язгы кояшны сәламләп, авылыбызда, бакча балалары, башлангыч мәктәп укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме узды. Балалар өчен төрле уеннар, коймак белән чәй эчү оештырылды.