"Кеше булып кал...!"
Бүген, 14 март көнне Мерәс авылы китапханәсендә танылган шагыйрә, күп җырлар авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Ләйлә Дәүләтова белән"Кеше булып кал..." дип исемләнгән очрашу кичәсе булды. Ләйлә ханым үзенең тормышында булган катлаулы вакыйгалар турында сөйләде һәм шигырьләрен укыды. Укучыларны яңа китаплары белән таныштырды. Кичә шигырьләр уку , кызыксындырган сорауларга җавап ишетү белән чиратлашып барды.
Шагыйрә китапханәчегә үзенең китабын бүләк итте.