"Батырлык урыны-Әфганстан"
2025 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тула.Бу көнне илебез Афган сугышчыларына, ветераннарга хөрмәт күрсәтә. Мерәс авылыннан алар 6 кеше. Бүгенге көндә 5 се исән - сау🙏Арабызда гомер итүче, ерак Әфган илендә сугышчан юл үткән батыр егетләребезне без дә хөрмәтлик! Дөньяда сугышлар тынсын! Ир-егетләребезнең каны, балаларының гомере өчен борчылган аналарның күз яшьләре түгелүдән туктасын! Һәрбарчабызга тыныч, матур тормышта, сөенеп яшәргә насыйп булсын! Хөрмәтле ветераннар! Әлеге шигырь юлларын күңел хисләрегезнең чагылышы итеп кабул итегез. . Йөрәк яраларыгызны вакыт дәваласын! Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, аяз күк йөзе, бәхетле озын гомер телибез!