Мрясовская сельская библиотека - филиал № 11

"Хезмэтегезгэ дан!"

Ватанны саклаучылар елы кысаларында хөрмәтле тыл ветераннарыбызны :Марданова Маһира, Мугинова Нәзилә  апаларны хөрмәтләдек! Тантаналы шартларда аларга фидакарь хезмәтләре һәм Бөек Җиңүгә керткән өлешләре өчен истәлекле медальләр тапшырылды.
Без аларның һәркайсына авыр елларда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт белдерәбез, сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телибез!