Матурлык көне
Матурлык һәрчак безнең янәшәбездә. Бу тышкы матурлык, күңел сыйфатларының матурлыгы, әйләнә – тирә дөнья яки кеше мөнәсәбәтләренең матурлыгы, табигый матурлык яки кеше кулы белән ясалган сәнгать әсәрләре булырга мөмкин. Сарман үзәк балалар китапханәсендә матурлык көне узды. «Великая навеки красота» дигән китап күргәзмәсе күп сорауларга җавап бирде: чәчләрне ничек карарга, ничек дөрес макияж ясарга һәм парфюмерияләрдән ничек файдаланырга һәм нинди киемнәрне сайларга.