Центральная библиотека

“Тукай, син мәңге яшь!

26 апрельдә, бөек шагыйребез Г. Тукайның туган көнендә, үзәк китапханә хезмәткәрләре Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге белән берлектә “Сарман” кинотеатры бинасы каршындагы мәйданда “Тукай, син мәңге яшь!” дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Бу көнне Сарман аграр көллияте укучылары һәм районыбызның төрле авылларында, Җәлил бистәсендә урнашкан мәктәпләрдә белем алучы балалар “Мин татарча сөйләшәм!” акциясендә актив рәвештә катнаштылар. Барлыгы 8 команда оешты, алар бу акция кысаларында төрле биремнәр, сорауларга җавап табып, үзләренең тапкырлыкларын күрсәттеләр, акциянең спонсорларыннан бүләкләр алдылар. Бәйрәм барышында Сарман мәгълүмат-мөхәррият үзәге оештырган “Тукай, син мәңге яшь!” бәйгесенә йомгак ясалды, Г. Тукайга багышлап, үзләре язган шигырьләре белән катнашучыларның иҗат җимешләре тамашачыларга тәкъдир ителде. Бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды. Үзәк китапханәнең иҗат төркеме, Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятен сәхнәләштереп, тамашачыларның күңелләренә җанландыргыч ямь өстәде.