Центральная библиотека

Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар

 Бөек шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чаралар Иске Минзәләбаш китапханәсендә ел башыннан ук уздырыла башлады. 7 апрельдә китапханәдә мәдәният хезмәткәрләре ярдәмендә "Тукай - татар милләтенең таҗы" исемендәге әдәби кичә узды. Кичәдә 1-4 сыйныф укучылары катнашты. Кичә барышында "Тукай -милләтебез кояшы" исемендәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, шагыйрьнең иҗатына, тормышына багышланган сораулардан төзелгән викторина уздырылды; укучылар башкаруында классик шагыйребезнең шигырьләре, җырлары яңгырады; үз вакытында нәни Апуш яратып уйнаган "Ачык авыз" һәм "Түбәтәй" уеннары уйналды. Викторинада һәм уенда җиңгән балалар бүләкләнделәр.Кичә күмәкләшеп "Туган тел" җырын башкару белән тәмамланды.