Центральная библиотека

«Дан сиңа, җиңүче»

Сарман үзәк китапханәсе яшьләргә хәрби – патриотик тәрбия бирү буенча даими эш алып бара.
Хәрби – патриотик китаплар уку атналыгы кысасында, 20 февраль көнне Сарман гимназиясенең 8 « Б » сыйныф укучылары катнашында
«Дан сиңа, җиңүче» исемендә хәтер сәгате узды. Укучыларга Бөек Ватан сугышында, Әфган һәм Чечен сугышында катнашкан батыр якташларыбыз турында сөйләдек. Шулай ук Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре хакында мәгълүмат бирдек. Укучылар «Солдат Ватан сакчысы» исеме астында, хәрби тема буенча бирелгән викторина сорауларына да бик теләп җавап бирделәр.
Чарада «Бөек батырлык тарих түрендә», «Таш кыялар татар данын саклый», «Үлемне дә җиңгән шагыйрь, Иле, теле хакына» дип исемләнгән китап күргәзмәләренә күзәтү үткәрелде.