Книжная выставка «Иҗат дәрьясы киң»
Роберт Миңнуллин... Тукай премиясе лауреаты. Халыкара Андерсен бүләге иясе. Алиш премиясе лауреаты. Татарстанның халык шагыйре. Депутат, күренекле җәмәгать эшлеклесе иде. Әллә нинди зур исемнәргә, дан – дәрәҗәләргә ия булса да, ул укучылары өчен бик якын, үз кеше булып калды. Аның матур лирик шигырьләрен укучыларыбыз һәрчак сорап укыйлар. Җырларын яраталар. Ул - балалар шагыйре дә, ул – мәхәббәт шагыйре дә. Әниләргә багышланган шигырьләре, җырлары исә иҗатының тәхете сыман...Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан китапханәдә «Иҗат дәрьясы киң» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә аның шигырьләре, җырлары, аның турында булган мәгълүмат урын алды.