Центральная библиотека

Выставка «Бөек батырлык тарих түрендә»

2 февраль көнне үзәк китапханәдә Сталинград сугышында җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан «Бөек батырлык тарих түрендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылып укучыларга тәкъдим ителде. Күргәзмәдә сугыш еллары һәм Бөек Җиңүебез турында илебезнең һәр кешесе күңелендә горурлык хисләре тудыра алырлык китаплар урын алды.
1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр 200 көн дәвам иткән Сталинград сугышы совет гаскәрләренең зур җиңүе белән тәмамлана.1945 елның 1 маенда Сталинградка герой –шәһәр исеме бирелә, 1965 елда Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә, 1961 елдан Сталинград Волгоград дип атала башлый, 1982 елда герой калада «Сталинград сугышы» дигән музей – панорама ачыла.
1942 елның 22 декабрендә «Сталинград оборонасы өчен» дигән медаль гамәлгә керә. Әлеге медаль белән 750 мең сугышчы бүләкләнгән.
Татарстанның ул – кызлары Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм дошман тылында геройларча сугыша. Аларның сугышчан батырлыгы 1941- 1945 нче еллардагы ил тарихының якты сәхифәсен тәшкил итә.