Лирико-литературный вечер «Киләчәгем өчен мәңге кирәк туган телем!”
21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Телләрне саклау һәм үстерү максатыннан уздырыла торган бу бәйрәм елдан – ел үзенең даирәсен киңәйтә бара. Сарман үзәк китапханәсе китапханәчеләре дә бу көн уңаеннан туган телгә багышлап
«Киләчәгем өчен мәңге кирәк туган телем!»,- дип исемләнгән әдәби – уен үткәрделәр. Анда Сарман гомум белем бирү мәктәбенең 10 “А” һәм 10 “Б” сыйныф укучылары катнаштылар. Әдәби – уен укучыларның игътибарын телләрне саклау, мәкаль, әйтем табышмакларыбызны искә төшерүгә юнәлдерелгән иде.
Тел дигән дәрья бар,
Дәрья төбендә мәрҗән бар.
Белгәннәр чумып алыр
Белмәгән карап калыр. Унынчылар белән сүзнең тылсымлы көчен күзәттек, шул дәрьяның хәзинәләрен барладык. Алар тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. Укучылар татар телен бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.
Аларга «И туган тел, и матур тел, Әткәм – әнкәмнең теле!» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, презентация күрсәтелде. Видеоязмада Рамил Закиров башкаруында “Татар яшьләре”, “Татарлар килә” дигән җырлар яңгырады.
Кичә «Туган тел» җыры белән тәмамланды.