"Тукай-милләтебез кояшы"
Татарстан Мәдәният министрлыгы 8 гыйнвардан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проектын башлап җибәрде.Карашай-Саклау авыл китапханәсе бу проектка кушылды һәм "Тукай-милләтебез кояшы" исемле әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты турында мәгълүмат бирелде, шигырьләре, мәсәлләре кычкырып укылды.