«Нам нужно помнить, чтобы жить»
27 гыйнвар - Освенцим лагерен азат итү көне уңаеннан,Карашай-Саклау авыл китапханәчесе «Нам нужно помнить, чтобы жить» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрде. Балалар белән тигез әңгәмә алып бару өчен китапханә мөдире балаларда Холокостның нәрсә икәнен, холокостны геноцидка тиңләштерергә мөмкинме, алар нинди концентрацион лагерьларны атый ала икәнлеген ачыклады.Чара ахырында катнашучылар концлагерьларда һәлак булган барлык милләтчелек корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар. Әлеге чара катнашучыларның берсен дә битараф калдырмады. Толерантлык тәрбияләү проблемасы безнең көннәрдә актуаль булып тора, чөнки кеше мөнәсәбәтләрендә киеренкелек кискен артты. Холокост турында хатирәләр безгә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди югалтулар бәрабәренә ирешүен тагын бер кат искә төшерделәр.